Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2019, 10:03

Путин гражданлык оборонасы үсеше стратегиясен раслады

Русия Президенты Владимир Путин гражданлык оборонасы үсеше стратегиясен, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклауны, янгын хәвефсезлеген һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итүне раслады.

Стратегия халыкның, матди һәм мәдәни кыйммәтләрнең хәрби конфликтлар сәбәпле яисә гадәттән тыш хәлләрдә якланганлык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән.
Стратегия ике этапта тормышка ашырылачак: беренчесендә (2024 елга кадәр) тиешле норматив хокукый актлар һәм методик рекомендацияләр нәшер ителәчәк, икенчесендә (2030 елга кадәр) заманча коткару технологияләре һәм коткару техникасы сафка кертеләчәк.
Фото: http://kremlin.ru
#Владимир Путин
Читайте нас: