Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2019, 18:13

Почта комиссия алмаячак

Чүп чыгарган өчен акча түләгәндә банк офислары булмаган торак пунктларында яшәүчеләрдән Русия Почтасы комиссия алмаячак.

Мондый карар федераль почта элемтәсенең республика идарәсендә кабул ителгән һәм 24 октябрьдән үз көченә керде.
Бүгенге көндә Башкортстанда кредит-финанс учреждениелары филиаллары булмаган торак пунктларда 700 почта элемтәсе бүлекчәләре эшли.
Бүлекчәләрдә хезмәт күрсәтү өчен түләү мөмкин. Шулай ук почта-касса терминалы булган почтальоннар аша да түләү мөмкинлеге бар. Бу быелдан чүп чыгарган өчен төбәк операторы белән килешү төзегән һәм пенсияләрен Русия Почтасы аша алучы хаклы ялдагылар, инвалидлар, шулай ук бакчачылар өчен дә уңайлы булачак.
Автор: Арсланова Гөлара
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/met/pochta-komissiya-almayachak/
Читайте нас: