Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2019, 10:03

В. Путин: "Африка студентларына безнең вузларга юл ачык"

Русия Хөкүмәте Африка илләреннән килгән студентлар өчен Русия вузларында бюджет урыннары квотасын арттырырга ниятли, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин "Русия — Африка" саммитының пленар утырышында.

- Кадрлар әзерләү, белем бирү дә хезмәттәшлекнең мөһим өлкәсе булып тора. Хәзер безнең илдә Африкадан 17 меңнән артык студент белем ала, һәм ел саен Русия вузларында бюджет урыннарына кабул итү квотасы 2 меңгә якын кеше тәшкил итә. Бүген без бу санны ничек арттыру турында уйлаячакбыз, - диде ул.
"Русия — Африка" саммиты һәм икътисади форумы 23-24 октябрьдә Сочида уза. Саммитка 54 дәүләт җитәкчесе чакырылган. Биредә илләр аерым өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча фикер алыша.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/v-putin-afrika-studentlaryna-bezne-vuzlarga-yul-achyk/
#ВладимирПутин
Читайте нас: