Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 октябрь 2019, 11:48

Путин: Русия һәм Африка хезмәттәшлеге гаделлек һәм хокукларны хөрмәт итүгә нигезләнәчәк

Русия Президенты Владимир Путин, Русия һәм Африка илләре мөнәсәбәтләре халыкның үз язмышын билгеләүгә хокукын хөрмәт итүгә нигезләнгән яңа этапка чыкты, дип белдерде. Русия лидеры бу фикерен Русия – Африка саммитын ябу тантанасында җиткерде.

"Күпләр бүген Русия һәм Африка арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа этапы, яңа сыйфаты турында сөйләде. Мин моның белән килешәм, - диде ул. – Бу яңа этап, яңа сыйфат уртак кыйммәтләргә нигезләнергә тиеш. Гаделлек, тигезлек, халыкның язмышын үзаллы хәл итү хокукын хөрмәт итү кебек кыйммәтләрне хуплауда бердәм без".
Русия Африканы яхшы белә, дип белдерде Путин. "Африкадагы проблемаларны да беләбез. Фикер алышу күпчелек актуаль глобаль һәм төбәк проблемалар буенча фикерләребезнең уртак булуын күрсәтте ", - диде Президент.
Фото: http://kremlin.ru/
#ВладимирПутин
Читайте нас: