Кама таңнары
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2019, 13:07

Кемнәр кем булган?

Республика Башлыгы Хөкүмәтнең яңа составын да игълан итте.

Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры итеп Гөлшат Арсланова билгеләнгән.
Максим Забелин — сәламәтлек саклау министры, Әминә Шәфыйкова — мәдәният, Геннадий Разумикин — санлы үсеш, Руслан Хәбибов — яшьләр сәясәте һәм спорт, Александр Шельдяев — сәнәгать һәм энергетика министрлары итеп тәгаенләнгәннәр, Римма Бойцова — эшкуарлык буенча дәүләт комитеты, Денис Булатов — көндәшле сәясәт, Фәрит Гомәров — гадәттән тыш хәлләр, Алексей Гусев — кулланучылар хокукын яклау һәм сәүдә, Руслан Мирсәяпов — тышкы икътисади бәйләнешләр, Тимур Мөхәммәтҗанов — транспорт һәм юл хуҗалыгы, Салават Нәфыйков — туризм буенча дәүләт комитетлары, Борис Мелкоедов — матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Азат Җиһаншин — ветеринария идарәсе, Илһам Фаткуллин архив эшләре буенча идарә җитәкчеләре итеп билгеләнгән.
Федераль министрлыкларда һәм ведомстволарда килешүләр тәмамланганга кадәр финанс, табигатьтән файдалану һәм экология, мәгариф һәм фән, урман хуҗалыгы министрлары, төзелеш һәм архитектура, тарифлар, юстиция эшләре, торак һәм төзелеш күзәтчелеге дәүләт комитетлары, мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарә җитәкчеләре “вазыйфаларны башкаручы” статусында эшләп торачак. Үзәктән рәсми документлар килү белән әлеге “ио” сүзе төшеп калачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/kemn-r-kem-bulgan/
Читайте нас: