Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 октябрь 2019, 06:20

Башкортстан матбугат басмаларында гомумдәүләт проектларын яктырту буенча өченче урында

«Медиалогия» компаниясе Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылган гомумдәүләт проектлары турында ешрак язган төбәкләрнең сентябрь рейтингын төзегән.

Исемлекне Мәскәү башлап җибәрә. Икенче урынны Краснодар крае алган. Башкортстан республикасы исемлектә өченче.

Исемлектәге беренче ун төбәк рәтенә Приморский крае, Нижегород өлкәсе, Санкт-Петербург, Төмән өлкәсе, Татарстан республикасы, Мәскәү һәм Самара өлкәләре кергән. Төбәкләр рейтингы Русия матбугат басмалары базасын «Медиалогия» системасы анализында төзелгән.

Рейтингның төп күрсәткече булып МедиаИндекс тора. Ул компания тарафыннан математика һәм масс-медиа, PR аналитика галимнәре белән берлектә эшләнгән методика буенча лингвистик анализ технологияләрен кулланып автоматик рәвештә исәпләнә.
Фото: Башинформ
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: