Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 ноябрь 2019, 12:49

Путин нинди анекдот сөйләгән?

Калининград өлкәсендә җәмәгатьчелек белән очрашуда Русия Президенты Владимир Путин юридик конторага килгән карчык турында анекдот сөйләгән.

Шул рәвешле, Русия лидеры медицина сатып алуларын үзгәртү тәкъдименә үз фикерен белдергән. “Бу юридик консультациядәге сөйләшүне хәтерләтә. Бер әби килгән дә “Ә минем моңа хокукым бармы?” - дип әйтә икән. “Әйе, әби, бар”, - диләр. Әби сорый: “Ә мин аны куллана аламмы?”. “Юк, әби, куллана алмыйсың” дип җавап биргәннәр”, - диде Путин.
Баштарак Русия Президенты “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча медицинаның беренчел звеносын финанслау күләме җитәрлек түгел дигән иде. “Сәламәтлек саклау өлкәсе өчен акчаларны тоту күләмен, ысулын һәм кагыйдәләрен эшләргә кирәк. Кешеләргә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты сизелергә тиеш", - диде дәүләт башлыгы.
#ВладимирПутин
Читайте нас: