Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь 2019, 17:15

Күргәзмә-ярминкәгә килегез!

5-8 декабрьдә ВДНХ-Экспода “Уфа. Арт. Һөнәр. Сувенирлар” дип аталган күргәзмә-ярминкә уза.

Быел ул Идел буе халык сәнгате һөнәрләре I фестивале һәм “Ел һөнәре-2019” конкурсы белән берлектә оештырыла. Анда Башкортстанның барлык район һәм шәһәрләреннән 340тан артык оста катнашачак. Шулай ук, 60тан артык кәсепче Русиянең һәм Белоруссиянең 16 төбәгеннән киләчәк.
Уфада беренче тапкыр Свердловск, Киров һәм Саратов өлкәләре, Марий Эл, Татарстан, Чувашстан һәм Удмуртия республикалары вәкилләре чыгыш ясый.
– Бу – Русиядә иң зур чараларның берсе. Аның кысаларында бик күп осталык дәресләре узачак. Барлык кешеләрне бу чарага чакырам, – диде сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев.
Фото: Башинформ
Теглар:вднхуфа
Читайте нас: