Кама таңнары
+1 °С
Ясно
Новости
10 Декабря 2019, 07:42

Николо-Березовкада бер светофор булса да куелырмы?

Алдагы елда район үзәгенең Ленин урамында мәктәп янында җәяүлеләр кичүе, светофор һәм троутар буйлап койма куелачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Бу бик куркыныч урам чаты. Ярый әле балалар катнашлыгында бәхетсезлек булмады анда. Аннары бөтен Берёзовкага бер светофор булса да куярга кирәк!” – ди Николо-Березовка авыл биләмәсе башлыгы Марсель Солтанов.
Проект әзерләнә, эшләр белән Уфадан фирма шөгыльләнәчәк. Район Советының якындагы утырышында депутатлардан шушы эшне бюджетка кертүләрен сораячаклар.
Читайте нас