Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
31 декабрь 2020, 21:00

Иң матур мәхәббәт тарихына конкурс игълан итәбез

Гашыйклар көне алдыннан «Кама таңнары» гәзите редакциясе менә шундый исем астында конкурс игълан итә.

Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе һәм аны төрлечә аңлатырга була: сүзләр, җырлар, гамәлләр һәм хәтта караш белән дә.
Безнең конкурс та шундый – сөюне иң матур белдерүгә. Әйдәгез, безнең белән дә уртаклашыгыз әле, сөйгәненә үзенең мәхәббәтен кем ничек белдерде?
Конкурс шартлары: кайда, нинди шартларда сөюегезне аңлатуыгыз турында rikkt@mail.ru электрон почтасына яисә редакциянең «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»дагы битләренә язып җибәрегез (текстыгызга фотосурәт беркетсәгез дә ярый). Хикәя белән бергә үзегезнең исем-фамилиягезне, яшәгән торак пунктыгызны язарга онытмагыз.
Фотографияләр һәм текстлар 10 февральгә кадәр кабул ителә. Конкурс йомгаклары гәзит битләрендә басылып чыгачак.
Читайте нас