Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2021, 10:25

Предприятие җитештерүне киңәйтер өчен займ алды

Башкортстанда «Грайн» компаниясенең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиесенә ПВХ-профильне өстәмә җитештерү линиясен төзүгә 140 миллион сумлык беренче федераль займ тапшырылды.

Акчаны Русия Сәнәгать үсеше фонды биргән. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.

- Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру - Русия Президенты билгеләгән стратегик бурычларның берсе. Аны гамәлгә ашыру безнең республика өчен мөһим. Моннан тыш, хәзер Башкортстан Хөкүмәте алдында бизнесны үстерү һәм алып бару өчен республиканы иң уңайлы төбәк итү бурычы тора, һәм дәүләт ярдәменең барлык инструментлары белән гомумдәүләт проекты, һичшиксез, моңа ирешүгә ярдәм итә, – дип хәбәр итте Рөстәм Моратов.

Әлеге проект Башкортстан территориясендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» программасы буенча финансланган беренче проект булды. Сәнәгатьне үстерү федераль фондының Эксперт советы еллык 1 процент белән 5 елга кредит бирүне хуплады.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/76323
Читайте нас: