Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 март 2021, 10:15

АКШ һәм Русия Президентлары арасы киеренкеләнә

Америка кушма штатлары президенты Джо Байден “ABC News”кә биргән интервьюсында Русия Президенты Владимир Путин 2020 елда узган Америка президентын сайлау кампаниясенә тыкшынуы өчен “түләячәк” дип белдергән.

Америка башлыгы Джо Байден белдергәнчә, Русия Президенты Владимир Путин 2020 елгы Америка президент сайлау кампаниясенә тыкшынуы өчен “түләячәк”. Шулай ук АКШ президенты Русия коллегасын мыскыл итү сүзләрен дә әйткән. Шул исәптән хәбәрченең ул Путинны үтерүче дип саныймы дигән сорауга уңай җавап биргән.
Русия Президенты Владимир Путин бу җәнҗалга җавап бирде, шуның өчен Русиянең Вашингтондагы илчесен Мәскәүгә чакыртып алды. “Балачакта ишегалдында бер-беребез белән бәхәсләшкәндә, кемдер икенче кешегә начар сүз әйтсә, “үзең шундый” дип әйтү бар иде. Кеше башкалар хакында фикер белдергәндә гадәттә үзе аша уздыра. Мәгънәсе бик тирән: без һәрвакыт башка кешедә үзебезне күрәбез, үз сыйфатларыбыз аша уйлыйбыз. Шуннан чыгып, аның гамәлләрен бәялибез һәм бәя бирәбез, – дип билгеләп үтте Владимир Путин. – Америка коллегамның гаризасына килгәндә, без, чыннан да, ул әйткәнчә, шәхсән таныш. Мин аңа нәрсә дип җавап бирер идем? Мин аңа сәламәтлек телим”, – диде Владимир Путин Кырым һәм Севастополь җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу барышында.
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Америка Кушма Штатларын җитәкләүче Джо Байденга туры эфирда сөйләшергә тәкъдим итте. “Мин Президент Байденга әңгәмәбезне дәвам итәргә тәкъдим итәсем килә, турыдан-туры онлайн ачык дискуссиядә. Миңа калса, бу Русия халкы өчен дә, АКШ халкы өчен дә, башка бик күп илләр өчен дә кызыклы булыр иде”, – дип белдерде Владимир Путин “Россия 24” телеканалы эфирында.
Фото: abcnews.go.com
Читайте нас: