Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2021, 13:35

Җинаятьчелекне кисәтү кирәк

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Хәвефсезлек Советының даими әгъзалары белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.

"Без бүген оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшне оештыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышачакбыз, эшчәнлегебезнең бу юнәлештәге аерым аспектлары турында сөйләшәчәкбез. Докладчылар булып Эчке эшләр министры Владимир Александрович Колокольцев һәм ФСБ директоры Александр Васильевич Бортников чыгыш ясый", – диде Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин.
Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Хәвефсезлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно, Хәвефсезлек Советы секретаре Николай Патрушев, Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Оборона министры Сергей Шойгу, Федераль хәвефсезлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, Президентның табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнашты.
Чыганак - https://tulpar.rbsmi.ru/news/inayatchelekne-kis-t-kir-k-725673/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=147944323
Читайте нас: