Барлык яңалыклар
Новости
24 март 2021, 11:40

Җәмәгатьчеләр юл эшләре сыйфатын тикшерүне дәвам итәргә тели

2020 елда Башкортстан Республикасы территориясендә «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында 282 объектта эш алып барылды.

Гомумдүәләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча 350 километрдан артыграк автомобиль юлы ремонтланды, 12,3 километр юлга капиталь ремонт ясалды.
Эшләр барышын даими рәвештә җәмәгатьчелек, БР Транспорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет контрольдә тота. Мәсәлән, 2020 елда совет әгъзалары Благовещен-Павловка юлы участогына чыккан, 2019 елда ремонтланган Уфа юлларын тикшергән.
Иҗтимагый совет вәкилләре «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләрне быел дә тикшереп торачак.
Читайте нас: