Кама таңнары
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
24 март 2021, 15:00

Владимир Путин прививка ясаткан

Русия Президенты коронавирустан прививка ясаткан һәм үзен яхшы хис итә – бу хакта дәүләт лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткән.

Кичә прививка ясаткан ил башлыгы өчен бүген исә көндәлек эш көне булачак. Кремль чыганаклары Владимир Путинга Русиядә кулланылган өч вакцинаның кайсысын эшләгәннәрен аныкламаган.
Моңа кадәр Дмитрий Песков болай дип белдергән: Кремль Президент өчен нинди вакцина сайлаганнарын махсус рәвештә белдермәячәк, чөнки "илебездәге өч вакцина да нәтиҗәле һәм ышанычлы".
Русия лидерын вакцинацияләүне, башка илләрдәге кебек, ачык чара итеп тә уздырмаганнар. Песков әйтүенчә, камералар астында прививка ясату ил җитәкчесенә ошамый.
Чыганак: ТАСС.
Читайте нас: