Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 март 2021, 12:20

Президент яңа законга кул куйды

Президент Владимир Путин Русиядә 2022 елның 1 гыйнварыннан турагентлар бердәм федераль реестрын булдыру турындагы законга кул куйды.

Закон нигезендә, хәзер базарда әлеге реестрга кертелгән агентлар гына эшли ала. Аңа керү мәҗбүри һәм бушлай булачак. Туроператор турагент турында мәгълүматны бердәм федераль реестр системасында шәхси кабинет аша кертәчәк, шулай ук ул турагент белән килешүнең үзгәрүе яки вакытыннан алда өзелүе турында белешмәләрне өч көнгә кадәр теркәргә тиеш булачак.

Үз чиратында турагентлар реестрга үз субагентлары турында мәгълүмат кертәчәк. Дөрес булмаган мәгълүматларны Реестрга кертмәгән өчен административ җаваплылык яный.

Реестрны электрон рәвештә Ростуризм алып барачак. Туроператорлар белән төзелгән шартнамәләр нигезендә эшләүче турагентлар (юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар) үз эшләрен закон үз көченә кергән көннән 180 көн эчендә дәвам итәргә хокуклы. Бу вакытта туроператорлар мондый затлар турында мәгълүматларны бердәм федераль реестрга кертергә тиеш булачак. Әлеге вакыт узганнан соң реестрга кертелмәгән турагентлар үз эшчәнлекләрен алып бара алмый, югыйсә аларга Русия законнары нигезендә административ җаваплылык яный.
Читайте нас: