Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 март 2021, 12:25

Бу законны Башкортстанның күп кешеләре көтте

"Башкортстанда сугыш балалары турында"гы республика законын кабул ителде.

"Без бу закон проектын күп тапкыр кабул итәргә җыендык, әмма республиканың финанс мөмкинлекләре моны булдыра алырлыкмы дип уйландык. Нәтиҗәдә бу карарны кабул иттек һәм закон проектын Дәүләт Җыелышына керттек. Бу законны Башкортстанның күп кешеләре көтә", - диде Радий Хәбиров.
Яңа закон БР Дәүләт Җыелышы депутатларны тарафыннан бер тавыштан кабул ителде. Документка ярашлы, 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда туган республика кешеләренә "Сугыш балалары" статусын бирү тәкъдим ителде.
Документка ярашлы "Сугыш балалары"на өстенлекле медицина ярдәме алу, стационар социаль хезмәтләндерү оешмаларына чираттан тыш юлламалар бирү, шулай ук Башкортстан башлыгы указына ярашлы төбәк бюджеты исәбенә бер тапкыр түләнелүче түләү тәртибе расланачак.
"Башкортстанда сугыш балалары турында"гы закон БР башлыгы кул куйган көннән алып үз көченә керәчәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: