Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 март 2021, 10:25

Спорт белән шөгыльлән дә, акчасын ал!

Дәүләт Думасы депутатлары өченче, соңгы укылышта физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләренә (спорт залларына, бассейннарга һәм фитнес-клубларга йөрү) чыгымнар өчен яңа социаль салым вычетын кертә торган закон кабул итте.

Хәзер гражданнар физкультура-спорт оешмалары һәм шәхси эшкуарлар хезмәтләре өчен салым вычеты ала алачак. Аларның исемлеген спорт министрлыгы төбәк хакимиятләре мәгълүматлары нигезендә формалаштыра ала, дип хәбәр ителә Дәүләт Думасы сайтында.
Үзеңә яки 18 яшькә кадәрге балаңа салым вычетын алу өчен салым хезмәтенә килешү күчермәсен һәм физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын раслаячак касса чегы тапшырырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнүгә киткән чыгымнарның 13% ын кире кайтарырга мөмкин булачак, әмма тулаем алганда, салым чоры өчен 120 мең сумнан да артык түгел. ТАСС ачыклавынча, вычетның максималь күләме 15,6 мең сум тәшкил итәчәк.
Дәүләт Думасында спорт белән шөгыльләнгән өчен салым вычеты 2022 елдан алып биреләчәк дип көтәләр.
Чыганак - https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sport/Sport-bel-n-sh-gill-n-d--akchasin-al-733703/
Читайте нас: