Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 март 2021, 14:30

“Ансат” медицина вертолеты Башкортстандаөч ай эчендә 25 очыш ясаган

Медицина модуле булган бу вертолетны республика “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында санавиация өчен узган елда сатып алган иделәр.

Машина яралыларны һәм авыруларны стационарга тиз арада китереп җиткерү өчен зур потенциалга ия. Медицина модульләре кешенең сәламәтлегенә мониторинг ясарга һәм кирәк булганда махсус медицина ярдәме күләмендә интенсив терапия үткәрергә мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта санитар авиациянең вертолет мәйданчыклары Республика клиник Перинаталь үзәгендә һәм Уфада БДМУ клиникасында бар. Районнарда вертолетлар өчен җайлаштырылган мәйданчыклар үзәк район хастаханәләреннән ерак түгел – пациентларны транспортлау уңайлылыгы һәм тизлеге өчен бу бик уңай, дип хәбәр итә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
2024 елда Башкортстанда санитар авиациянең 10 вертолет мәйданыннан торган территориаль челтәрен булдыру планлаштырыла, очышлар саны 111гә кадәр артырга тиеш.
Экспертлар бәяләвенчә, Республиканың санитар авиация ярдәмендә авыруларны ашыгыч рәвештә күчерүгә ихтыяҗы 290га якын кеше тәшкил итә.
Быел “Ансат”та 84 очыш ясау планлаштырыла. Әлеге максатларга федераль бюджеттан 85 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Ansat-vertoletinda-ochu-ansat-737285/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=147944323
Читайте нас: