Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 март 2021, 14:35

Путин: "Бик яхшы тәкъдим"

Башкортстанның танылган экоблогеры Матвей Анискин ил Президенты Владимир Путин белән аралашты.

Мәктәп укучысы дәүләт башлыгына аның «Хәтер бакчасы» дип аталган агач утырту акциясендә барлык мәктәп укучыларының да катнашуы турындагы идеясен хуплавын сорап мөрәҗәгать итте.
«Исәнмесез, минем исемем - Анискин Матвей Алексеевич, миңа 11 яшь. Мин Башкортстан Республикасының Иглин авылында яшим», — дип мөрәҗәгать итте ул Президентка.
Яшүсмер күптән экологик тематика белән шөгыльләнүен һәм хәзерге балаларның планетаның пычрануына битараф булмавына шат булуын сөйләде.
«Минем тәкъдимем — барлык мәктәп укучылары да “Хәтер бакчасы» акциясендә катнаша башласын иде. Бу - бик яхшы акция, анда катнашкан барлык балалар да ата-бабаларының җирне немец илбасарларыннан азат итүдә нинди батырлык кылуларын белә ала", - дип, видеоэлемтә аша үз идеясен җиткерергә тырышты ул.
«Супер! Карагыз, бездә инде экологик программалар кысаларында якынча шундый ук проектлар бар, мемориаль характердагы тәкъдимнәр дә бар, күптән түгел генә без фикер алыштык. Менә шулай эшләргә кирәк тә. Бик яхшы тәкъдим. Боларның барысын да берләштерергә була. Мин Президент Хакимиятен моңа игътибар белән карауларын һәм һичшиксез хуплауларын сорыйм. Без моны мотлак хуплаячакбыз. Рәхмәт", - диде яшь экологка Президент.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/Super-Karagiz-le-nindi-akilli-t-kdim-736412/?sphrase_id=65824
Читайте нас: