Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2021, 13:40

Быел ул 20нче тапкыр узачак

Гата Сөләйманов исемендәге республика Курай бәйрәме гаризалар кабул итә башлады.

Быел ул 21-22 майда Октябрьский шәһәрендә 20нче тапкыр узачак.

Анда катнашу өчен үзешчән һәм профессиональ солистлар һәм курайчылар ансамбльләре чакырыла. Катнашучылар башкару осталыгын өч яшь категориясендә күрсәтәчәк. 12 һәм 16 яшькә кадәр башкаручылар бер турда көч сынашачак һәм ике музыкаль әсәр — озын көй һәм кыска көй тәкъдим итәчәк.
16 яшьтән өлкәнрәк курайчылар өчен конкурс ике турда үткәрелә. Әлеге яшь категориясендә үзешчән солистлар дүрт әсәр башкарачак.
Курай классы буенча урта һәм югары һөнәри белем турында диплом алган профессионалларга озын көйне билет буенча башкарасы булачак. 100 әсәр арасында «Ашкадар», «Сандугач», «Сибай», «Буранбай», «Томан» һәм башкалар бар.
Курайчылар ансамбльләре бер турда, ике яшь категориясендә көч сынашачак.
Катнашу өчен гаризалар 15 майга кадәр электрон адреслар буенча кабул ителә: [email protected] һәм [email protected]. Оештыру мәсьәләләре буенча түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: 450103, Уфа шәһәре, Зәйнәп Биишева урамы, 17/2, Республика халык иҗаты үзәге. Тел. 8 (347) 289-65-50, Әхмәтҗанова Эльвира Искәндәр кызы.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Kuray-b-yr-me-uzachak-738469/
Читайте нас: