Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 март 2021, 15:05

Русия – мөмкинлекләр иле

Русия Президенты Владимир Путин “Русия – мөмкинлекләр иле” дип аталган автоном коммерциячел булмаган оешмасының Күзәтчелек советы утырышында катнашты.

Анда “Русия – мөмкинлекләр иле” платформасының өч ел эчендә эш нәтиҗәләре, шул исәптән “Русия лидерлары”, “Санлы алга китеш”, “Зур тәнәфес”, “Кунакчыллык осталары”, “Мин – профессионал”, “Профстажировка 2.”, “ТопБЛОГ”, “Киләчәк укытучысы”, “Остазлык” программалары буенча фикер алыштылар.
– Зур җитәкчеләр, идарәчеләр үз белемнәрен тикшерергә, үзләрен башкалар белән чагыштырырга тели, яңа белем бирү һәм карьера перспективалары белән кызыксына. Һәм мондый мөмкинлекне “Русия лидерлары” дип конкурс бирә. Өч ел эчендә анда 660 меңнән артык идарәче катнашты. Йөзләгән мең кеше нинди компетенцияләр үсеш алганын, нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген белде. Өч ел эчендә 900 финалист белем бирү максатларына, белем бирүне дәвам итүгә, 270 кеше җитди билгеләнешләргә бер миллион сум акча алды.
Ә иң яхшыларның иң яхшылары Президент академиясенең Дәүләт идарәсе Югары мәктәбендә гамәлгә ашырыла торган Кадрлар резервы программасына эләгә. Журналистлар аны губернаторлар мәктәбе дип атадылар. Кыскасы, 36 губернатор, биш федераль министр һәм башка бик күп эре җитәкчеләрнең бу программадан чыгуы гаҗәп түгел, – дип сөйләде Югары дәүләт идарәсе мәктәбе җитәкчесе Алексей Комиссаров.
Бу хакта тулырак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/65227
Читайте нас: