Кама таңнары
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2021, 13:35

Башкортстан икенче урында

Гомумдәүләт проектлары контекстында төбәкләр медиарейтингында Башкортстан икенче урынны алды.

Башкортстан 2021 елның февраль нәтиҗәләре буенча гомумдәүләт проектлары контекстында Русия төбәкләренең телгә алынуы буенча медиарейтингта икенче урынны яулады.
“2024 елга кадәр РФ үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында” Русия Президентының “май” указы контекстында ил төбәкләренең телгә алынуы буенча рейтингны “Медиалогия” компаниясе әзерләде. Февраль ае медиарейтингын Краснодар крае җитәкләде. Икенче урында – Башкортстан. Мәскәү өлкәсе илнең иң яхшы төбәкләре өчлеген тәмамлады.
Аерым алганда, массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, “Экология” илкүләм проектының “Экозабота” проекты кысаларында Башкортстан укучылары җыйган батарейкаларның беренче партиясе “Мегаполисресурс” компанияләр төркеменең Чиләбе заводына эшкәртүгә кергән.
Моннан тыш, февраль аенда Башкортстанның “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында онлайн-экспорт күләме буенча лидер төбәкләр арасына керүен хәбәр иттеләр.

Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru
Читайте нас: