Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2021, 16:05

Путин - Мондый төрдәге вакыйгалар үсешенә һич тә юл куярга ярамый

Мәктәпләрдә мигрант балалары күпме булырга тиеш?

Русия мәктәпләрендә мигрант балаларының саны шулкадәр булырга тиеш, аларны безнең белем оешмаларында тел мохитенә җайлаштырырлык булсын, дип белдерде ил Президенты Владимир Путин Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында.

Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, Европа һәм АКШның кайбер илләрендә мигрантларның балалар саны билгеле бер дәрәҗәгә җиткәч, урындагы халык балаларын мәктәпләрдән ала башлый. Нәтиҗәдә, “100 процентка мигрант балалары тәшкил иткән“ белем бирү оешмалары барлыкка килә. Путин ассызыклавынча, Русиядә “мондый төрдәге вакыйгалар үсешенә һич тә юл куярга ярамый”.

“Хәзер әзер рецептлар юк, әмма безнең мәктәпләрдә мигрант балаларның саны аларга Русия тел мохитенә тирәнтен яраклашу мөмкинлеге бирерлек булырга тиеш. Әмма тел мохитенә генә түгел, ә мәдәнияткә дә, алар безнең Русия кыйммәтләре системасына чума алырлык булсын ”, — дип белдерде Президент.

Чыганак: https://kiziltan.ru
Читайте нас: